Дистанцион укуга күчү студентлар стипендияләрендә һәм югары уку йортларындагы хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак. Шул турыда Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде.
Россия Мәгариф министрлыгы "Россия электрон мәктәбе" порталын куллану буенча методик киңәшләр әзерләгән. Инструкция Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм баш битендә беркетелгән.
Россия нәшриятлары төбәкләрдә укучыларны дистанцион укыту өчен электрон дәреслекләргә бушлай керү мөмкинлеген ачты. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координация һәм үзара хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең беренче утырышында хәбәр ителде.
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ведомство линиясенә караган югары уку йортларында планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне туктатып тору турындагы боерыкка кул куйды.
16 мартта Яр Чаллыда махсус гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «VII Бумеранг-2020 кубогы» мини-футбол турниры узды.
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана.
11-нче сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга - 25-нче майдан 29-нчы июньгә кадәр күчерелә. Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20-нче марттан 13-нче апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.
Россия мәктәпләрендә 16-20 мартта 11 сыйныф укучылары өчен физика һәм биология буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак. Әлеге тикшерү эшләре мәктәп карары буенча үткәрелә һәм бу предметларны БДИ тапшыру өчен сайламаган чыгарылыш укучылары өчен оештыру каралган.
Россиядә мәктәп укучылары олимпиадаларын 12 майдан соң үткәрү планлаштырыла. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координацияләү һәм хезмәттәшлек буенча эш төркеменең беренче утырышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның ата-аналарына Covid-19 коронавирусы аркасында хәтта Россия төбәкләре буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.