ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Рафис Борһанов муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде

16-22 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында рус әдәбияты буенча укыту-тренировка җыены үткәрә.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру турында гариза бирде. Унберенче сыйныфта белем алучы дүрт укучы бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) испан теленнән тапшыру теләген белдерде. 

Педагог булырга укучы студентлар, БДИ-2020 дә җәмәгать күзәтүчеләре булса, практика өчен "зачет" һәм хәтта югары стипендия ала алачак. Югары уку йортларына мондый тәкъдим белән хат Рособрнадзор сайтында урнаштырылган.

Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Брест крепостеның легендар сакчысы һәм Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышланган анимацион фильм төшерәләр.

2020 елда «Президент академиясенең Җәйге кампусы» IX Халыкара мәгариф форумының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә.


14
март, 2020 ел
шимбә

Идел федераль округы буенча узган Интеллектуаль олимпиада нәтиҗәләре билгеле. Марий Эль Республикасында җиңүчеләрне котладылар.

Мәгариф системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр җыю буенча беренче нәтиҗәләр ясалды, аның башлануы хакында мәгариф министры Сергей Кравцов бер ай элек җирле үзидарәне үстерү советы утырышында белдергән иде.

Россия Президенты Владимир Путин 12 мартта Мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу уздырды. Дәүләт башлыгы министрдан ведомство эшенең иң өстенлекле юнәлешләре турында сөйләвен сорады.

Хөкүмәт 2020 елда  югары уку йортларына бюджет урыннарга максатчан кабул итү  квоталарын билгеләде. Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International