Югары Ослан районында “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы узды. “Кояшкай” балалар бакчасында узган чарада мәктәпкәчә тәрбия бирүче җиде укытучы катнашты.
2020 елның 12-22 гыйнварында «Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясенең читтән торып үткәрелүче туры узды. Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 150дән артык эш тәкъдим ителде.
22-25 гыйнварда Казанда 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Чистай яшьләр үзәгендә Студентлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә «Ел студенты» конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр.
2020 елның 27 гыйнварында Россиядә Ленинград блокадасын өзгән көн билгеләп үтелде. Хәтер һәм Дан елында бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче масштаблы чара.
8-нче февральдә КФУ дөньяда иң масштаблы «Ачык лаборатория» акциясенә кушылачак. Акция 30 минутлык тест форматында узачак. Шулай ук Россия фәне көненә багышланган чаралар программасында - квестлар, экскурсияләр, күргәзмәләр һәм лекцияләр.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе проектын эшләде, ул өйдә белем алуга күчү турындагы бүлекне үз эченә ала. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Быел Казан мәктәпләрендә 21 меңгә якын беренче сыйныф укучысы белем ала башлаячак - узган ел белән чагыштырганда бу 1,8 меңгә күбрәк. Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итү тәртибе турында сөйләде.
Югары белем программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» XV республика премиясе конкурсы финалы бүген «Пирамида» КККда (Казан) узды.
30 гыйнварда Казанда “Данлы тарих битләре. Геройлар мәктәбе” республикакүләм проектлар конкурсы финалы узачак, анда финалда катнашучылар пленар утырышта чыгыш ясаячак. 2020 елда конкурсның әлеге этабына 53 эш кабул ителде.