Мәктәпләрдә һәм урта махсус уку йортларында "авыр" балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү кагыйдәләре 1 гыйнварда үз көченә керде, тиешле боерыкны мәгариф министрлыгы июль аенда имзалаган иде.
Татарстанлылар «Минем илем – минем Россиям» XVII Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнаша ала. Ул яшьләрнең игътибарын иҗтимагый эшчәнлеккә һәм Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән
Тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучылар инде бар көченә ТДИ-2020гә әзерләнә. 12 февральдә укучылар йомгаклау әңгәмәсендә катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча "зачет" - имтиханнарга рөхсәт алу дигәнне аңлата.
Югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар нәрсә өчен бирелә? Мәсәлән, профильле имтиханнарда катнашкан һәм олимпиадаларда җиңгән өчен.
Әлегә БДИ тапшырасы фәннәрне билгеләмәгән укучылар моны 1 февральгә кадәр эшләргә тиеш.
2020/21 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән.
Россиядә бердәм федераль портал барлыкка киләчәк, анда укытучылар өчен квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерлек буенча белем бирү программалары урнаштырылачак. Мәгариф министры Ольга Васильева "Мәгариф хәбәрләре" журналына биргән интервьюда: "Әлеге сайттагы барлык программалар да Федераль һөнәри-иҗтимагый экспертиза узачак", дип хәбәр итте.
РФ Мәгариф министрлыгында "чит илдә рус теле үзәкләрен ачуның яңа дулкыны" турында хәбәр иттеләр. Рус телен өйрәнергә һәм рус телендә белем алырга мөмкин булган әлеге үзәкләр Яңа ел алдыннан Чехия, Индонезия, Босния һәм Герцеговинада, Вьетнамда эшли башлады.
Математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә югары казанышларын күрсәткән укучыларның дәүләттән 125 мең сум грант алу мөмкинлеге бар.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә электрон язылу белән бәйле процедура җиңеләйтеләчәк, бу ата-аналарның вакытын янга калдыру өчен эшләнелә.