ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Укучыларның БДИ үткәреләчәк кабинетларга нәрсә алып керә алачагы билгеле булды.

2019 елда округның патриотик, фәнни-техник, спорт һәм мәдәни юнәлешле проектларында катнашучы балалар саны 537 мең кешегә җитте һәм узган ел белән чагыштырганда 160 меңгә артты. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округындагы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды Советы утырышы барышында сөйләде.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Яңа ел каникуллары көннәрендә балаларны кышкы күңел ачулар, Яңа ел бал-маскарадлары гына түгел, ә  олимпиадалар, укыту-тренировка җыеннары, интеллектуаль конкурслар да көтә. Өлкәннәр Татарстан укучылары өчен төрле чаралар әзерләде.

18 декабрьдә Казанның 155 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Учи.ру мәктәптә программалаштыру көне узды. Акциядә 100дән артык укучы катнашты. 

23-25 декабрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә туган телләр һәм әдәбият буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

«Комсомольская правда – Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дип аталган тавыш бирү чарасы үткәрә.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 декабрьдә Казанда мәгариф оешмаларының профессорлар-укытучылар составы, фәнни-тикшеренү оешмалары, аспирантлар һәм студентлар арасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру темасына фәнни-гамәли тикшеренү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

2019 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Ул Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гатин катнашында үтте. 

16-22 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.

18 декабрьдә Чаллыда махсус гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче укучылар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен XI Бушидо кубогына мини-футбол буенча шәһәр беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International