ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

14 ноябрьдә Балалар экология-биология үзәге  Республика олимпиада үзәге белән берлектә "Экологик белем бирү: тәрбия-белем бирү процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге" дигән темага республикакүләм методик семинары үткәрде.

18 ноябрьдә Татарстан җыелма командасы Мәскәүгә юл тота, анда 18-22 ноябрьдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V илкүләм чемпионатында катнашачак.

Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының (ФГОС) эшләп бетерелгән проектларын бастырып чыгарды.

Бу көннәрдә Лениногорск нефть техникумы базасында «Геодезия» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Анда Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорскидан 10 команда катнаша. 

14 ноябрь көнне Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында «Татар халкының телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре» дигән темага багышланган семинар узды. Семинар авылның 1нче урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Чарада 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

 

Түбән Камада WorldSkills Russia системасы буенча эшче яшьләрнең иң яхшы вәкилләрен сайлап алачаклар. Һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе-Түбән Кама политехника көллияте. Биредә конкурсантлар арасында "Сантехника һәм җылылык" компетенциясендә иң яхшыларны ачыклыйлар.

Алабуганың "Сигезенче мәктәп" каналын "Мәгариф турында"  Бөтенроссия конкурсында "Карарга кирәк булган мәгариф турындагы видеосюжетлар" номинациясендә иң яхшысы дип тапканнар.

15 ноябрьдә Казанда волонтер-медиклар өчен  төбәк мәктәбе старт ала. 70тән артык волонтер-медик, Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы, шулай ук Татарстанның тугыз муниципаль районыннан медицина урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнашачак.

26-27 ноябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән "Студентлар Интернетта: куркынычсызлык һәм инициативалар" дип аталган округ форумын үткәрә.

Республиканың Буа ветеринария техникумында "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International