Безнең җыелма команда гомумкоманда зачетында беренче булды, ул Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 ярышларында 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Россия командасын Иннополис университеты әзерләде.
КДАТУ Архитектура һәм дизайн Институтының 4 курс студентлары командасы әзерләгән "Яр буе язы" проекты "Мәскәү шәһәре НИ һәм ПИ шәһәр планы" һәм "Остоженка" архитектура бюросының бердәм "Яуза елгасы яр буйларын үстерү идеяләре" воркшопы Гран-приена лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре “Классная работа!" - "Сыйныф эше!" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.
8 ноябрьдә Белгородта авыл укытучыларының IV Бөтенроссия съездының «Авыл территорияләрен үстерү факторы буларак авыл мәктәбе» пленар утырышы узды. Анда Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильева һәм Белгород өлкәсе губернаторы Е. С. Савченко катнашты.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россиядә 26 мең авыл мәктәбе бар һәм аларда 470 мең педагог эшли, алар – илдәге укытучылар санының өчтән береннән артыграк.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт рус теле һәм башка фәннәр буенча имтихан материалларында бер җавапны сайлап алу мөмкинлеге бирә торган «тест» өлешеннән баш тартты.
«Бүген барлык фәннәр буенча дәүләт имтиханнары системасында фикер алыша, фикер йөртә, үз фикереңне формалаштыра, рус әдәби теле нормаларын кулланып, аны дәлилләп раслый белү кирәк", - дип сөйләде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.
9 ноябрьдә 13: 00 сәгатьтә Казан югары танк команда училищесында Татарстан Республикасында "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слетын ачу тантанасы була.
10 ноябрьдә 12:50 сәгатьтә "Россия-Культура" телеканалында "Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы" документаль фильмы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, "Созвездие-Йолдызлык" Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.
Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында гражданнар тарафыннан мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
«Үсеш ноктасы» Бөтенроссия үзәкләре форумында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Марина Ракова, очучы-космонавт, Россия Герое, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы рәисе Сергей Рязанский, Мәгарифне үстерүнең яңа формалары Фонды генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Максим Инкин катнашты. Җыелучылар беренче нәтиҗәләр турында фикер алыштылар, цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләренең үсеш перспективаларын билгеләделәр.
Яр Чаллы шәһәрендә «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында 95 нче «Балкыш» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналар өчен консультация үзәкләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары узды.