ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Казан укучыларын «Җиңү чыршысын яса» Бөтенроссия конкурсында катнашырга һәм 1945нче җиңү елында яңа ел бәйрәменең  ничек үтүен күрсәтергә чакыралар. Өч җиңүченең рәсемнәре коллекцияле Яңа ел открыткаларында төшереләчәк.

21-23 октябрьдә Казан федераль университетында Татарстан Республикасы югары уку йортлары институтлары һәм факультетлары стипендия комиссияләре әгъзалары өчен “Стипендиум” мәктәбе узды.

15-17 ноябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә “Беренче лига” республика кадрлар программасы кысаларында актив мәктәп узачак, ул беренче курсларны студентлар тормышына җайлаштыруга юнәлтелгән.

Масштаблы агарту акциясе Казан университетының 215 еллыгына багышланган.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында очрашуның нәтиҗәсе булып академик институтларны да, университетларны да берләштергән структураны булдыру кирәклеген аңлау тора.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте  Бердәм дәүләт имтиханнары турында яңа анимацион видеороликлар һәм плакатлар әзерләде. Алар ярдәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм чит телләрдән БДИ үзенчәлекләре, 9нчы сыйныфта рус теле буенча әңгәмә, БДИда ничек теркәлергә, имтиханнарны яңадан тапшырырга, БДИ кагыйдәләре һәм процедурасы, бланклар тутыру турында белә алачак.

Менделеевск районының Ижевка мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Хәзер биредә  «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә заманча технологияләр буенча укытачаклар.

Зур тәнәфес. Без 146 нчы Казан лицееның мәктәп ресторанында. Укучыларның бер өлеше төшке аш ашаган вакытта, беренче сыйныф укучылары озын өстәл артында үзләре әзерләргә җыена. Пешекче аларга бу эштә ярдәм итә.

Зәй шәһәрендә “Ел тәрбиячесе-2020” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ике өлештән торган әлеге бәйгедә тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәсен һәм балалар белән дәрес фрагментларын тәкъдим иттеләр. Дәрес  фрагментларында нәниләр генә түгел, өлкәннәр дә – жюри вәкилләре һәм залдагы тамашачылар да катнашты. 

Казан дәүләт аграр университетында уку процессын цифрлаштыру буенча яңа класс ачылды. Университетта билгеләп үтелгәнчә, IT-аудитория ачылу вузның агрономия факультетының быел билгеләп үтелә торган 100 еллык юбилеена багышланган. Яңа сыйныфта заманча техника белән җиһазландырылган 11 уку урыны бар. Ул компьютерлар, интерактив такталар һәм проектор, уку материаллары белән җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International