“Авыл укытучысы – 2019” конкурсы абсолют җиңүчесе Ленингорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова авыл бетмәсен, мәктәпнең киләчәге булсын иде дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә мәктәпләрнең сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү системасы турында тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Тиешле документ Кремль сайтында куелачак.
Педагогик үлчәүләр федераль институты (ФИПИ) 2018/19 уку елында язылган йомгаклау иншалары арасыннан сайлап алып анализлагач ясалган нәтиҗәләрне һәм йомгаклау иншасына әзерлек буенча методик киңәшләрне бастырып чыгарды.
Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган белем бирү стажировкалары сериясендә катнашу өчен теркәлү ачык.
Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты студентлары һәм укытучылары шагыйрь Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Акция «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды. Татарстан башкаласы «Державин укулары»н үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә биредә Гавриил Державин туган һәм үскән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының күзәтү советы утырышы узды.
«Мәктәп укучысы күзлегеннән конкуренция» дигән иҗади эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 2019 елның 25 октябренә кадәр озайтылды.
8-11 сыйныф укучыларын «2019-2020 планета буенча дежур» программасы космик тематикасы буенча бөтенроссия инженерлык конкурсларына теркәү башланды.
Бөтен Россиядән меңнән артык студент халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.