ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19 октябрьдә Казан университетының император залында (КФУ) «Державин укулары» XV халыкара фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясадылар.

Казан шәһәренең 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда район методик берләшмәләр җитәкчеләре һәм математика, физика, химия, география һәм биология укытучылары республика форумы узды. Форумда мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары, фән укытучылары,  әлеге фәннәр буенча кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

18 ноябрьдә Казанга «Глаголица» VI бәйсез әдәби премиясенең финалына бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән 60 яшь автор киләчәк. 

Республика һәм россиякүләм  конференцияләрдә, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулаган Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбендә унберенче сыйныфта укучы егерме егет-кыз “Моя Россия:Град Петров” программасы кысаларында Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылды.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең  “Игелек каникулга китми” Бөтенроссия конкурсының “Игелекле старт” номинациясе җиңүчеләре билгеле. 

Чара исемлегеннән төшеп калу яки аның исеменә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җыю 2019 елның 1 декабренә кадәр Мәскәү вакыты белән 16:45 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла.

Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан ТР «ЮНАРМИЯ» ВДЮВПОДның төбәк бүлеге белән берлектә «РЦВР» ДБОның Татарстан Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында хәрби-гамәли күп төрле ярыш буенча «Геройлар узышы» шәхси-команда ярышлары үткәрелде.

18 октябрьдә Саба районында муниципаль мәгариф идарәсе органнарының милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм татар теле,әдәбияты укытучылары  өчен зона семинар-киңәшмәсе узды. 

Чит ил абитуриентларыннан Россиядә уку өчен килгән гаризалар күләме 2019 елда 20 процентка  арткан. 


18
октябрь, 2019 ел
җомга
Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда «Державин укулары» кебек форумнарны
үткәрүдә министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук җәмгыять кызыксына. Бу хакта
бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган «Державин
укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International