Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга кул куйды.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе беренче тапкыр ел саен үткәрелә торган «Географик диктант» халыкара акциясендә катнашачак.
21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казанда Студентлар отрядлары арасында "Труд крут" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.
14-18 октябрьдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 2019-2020 уку елының укулары башланды.
Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект тормышка ашырыла. Анда социаль блок министрлыклары, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнаша.
21 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр КФУ «УНИКС» КСКда Татарстан Республикасы югары уку йортлары институтларының һәм факультетларының «Стипендиум» стипендиаль комиссияләре әгъзалары мәктәбе узачак.
17-19 октябрьдә Казан федераль университеты базасында «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Быелгы конференциянең темасы: «XXI гасырның хокук һәм юридик белем бирү үсеше нигезе буларак Россиянең мәдәни һәм әхлакый традицияләре».
15 октябрьдә Татарстанның Кама Тамагы районында район мәгариф оешмаларының планлы күчмә тикшерүләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.
2 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендә үзәк параличлы кешеләр арасында футбол буенча Россия беренчелеге узды.