World Adolescent Robot Contest 2019 Бөтендөнья робот техникасы буенча ярыш Кытайда WRO (Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасы) форматында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Project Alpha командасы составында Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 7 сыйныф укучысы Никита Быльнов мактаулы өченче урынны алды.
Россиянең милли җыелма командасы, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль яулады, ул медаль зачетында үзенә икенче урын алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь профессионалларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүне бер ил чикләрендә генә түгел, ә гомумән дөньяда икътисади вәзгыятьнең тотрыклылыгы нигезе дип атады. Бу хакта ул Казанда 2019 елда WorldSkills International Генераль Ассамблеясы утырышында белдерде.
27 августта Казанда Россия һәм Кытай делегацияләренең икеяклы очрашуы узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкләде.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасында чыгыш ясады.
Альберт Видаль исемендәге бүләккә Россиядән Анастасия Камнева ия булды, ул WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында иң күп балл җыйды. Җиңүчегә бүләкне хәрәкәт президенты Саймон Бартли һәм Альберт Видальнең кызы Палома Видаль тапшырды.
Анастасия чемпионатта «Лаборатор химия анализы» компетенциясендә катнашты.
Кичә Казанда Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында катнашучы Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.
Документта укытучыларның интернетта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре дә бар. Укытучыларга социаль челтәрләрдә "балаларның сәламәтлегенә яки үсешенә зыян китерә торган мәгълүмат" бастырып чыгарудан тыелып торырга кирәк.
Казан шәһәренең 2 нче лицей - интернатының сигезенче сыйныф укучысы Булат Харисов Россия җыелма командасы составында информатика буенча юниорлар арасындагы Европа олимпиадасында чыгыш ясый. Халыкара ярышларга eJOI катнашучыларны сайлап алдылар һәм Иннополис университеты базасында әзерләделәр. Алар 23 - 29 августта Словениядә 23 илдән килгән көндәшләре белән көч сынаштылар.
Россия дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Арена» стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашачак.