ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 27 августта, “Казан Арена" стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак.

"Future Skills" ярыш блогында катнашучылар Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында беренче булып нәтиҗәләр ясадылар. Бүген 25 компетенциядә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды, алар киләчәк һөнәрләре белән танышалар. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» комплексының концерт залында узды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

Яңа уку елында Казанның 166 мәктәбендә парта артына 138 мең укучы утырачак, шуларның 19 меңгә якыны беренче сыйныф укучысы, бу узган уку елы белән чагыштырганда 9 меңгә күбрәк.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенә яңа җиһазлар кайтарыла башлады. Нигездә, бу-укучыларның сөйләмен һәм логик фикерләвен үстерү өчен мәктәп җиһазы.

 

26 августта Казанда «Ворлдскиллс-2019» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты тәмамлану уңаеннан Россия һәм Кытай делегациясе очрашуы узды. Кытай делегациясен Кытай Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкләде.

Соңгы 7 елда Казанда 200 мәгариф объекты: 135 мәктәп һәм 65 балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге республика программалары ярдәмендә мондый нәтиҗәләргә ирешелде.

Яңа уку елында Казанның икенче сыйныф укучыларына яшь эколог көндәлекләре таратылачак, алар укучыларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтәчәк.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бу уку елы башына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбе, шулай ук авыл җирлегендә - Түбән Биеш, Кадыр, Аксар һәм Савәли мәктәпләре яңартылачак.

«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай уку курсларына укучылар җыялар.

Түбән Кама халкы аларның микрорайоннары территориясендә урнашкан яңа белем бирү объектларының инфраструктурасыннан, шул исәптән «Тема 37» яңа мәктәбенең мөмкинлекләреннән файдалана алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International