ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

14нче майдан 15 нче майга кадәр ябык типтагы Майкоп махсус укыту-тәрбия учреждениесендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучылары өчен ел саен үткәрелә торган гомуми белем бирү предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.

13-17нче май көннәрендә Смоленск шәһәрендә җиңел атлетика, йөзү, волейбол һәм юнифайд-волейбол буенча Россия махсус олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 33 төбәгеннән 350 гә якын спортчы катнашты.

16 нчы майда имтихан үткәрү пунктында Казан шәһәренең немец телен тирәнтен өйрәнүле 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын укытуның соңгы этабы узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча II республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

Татарстан Республикасы XXVII «Россия Студентлар язы» фестиваленең Гран-при яулады. Җиңүчеләрне Пермьдә фестивальнең финал гала-концертында игълан иттеләр.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өлкән сыйныф укучыларын КФУның рәсми Инстаграм-аккаунтында узачак рус теле буенча БДИ тапшыру буенча онлайн-консультация алырга чакыра.

21нче май көнне «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультация үтәчәк.

Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы галимнәре Казанга 29-31нче май көннәрендә киләчәк.

"Россия вертолетлары” холдингының Казан вертолет заводында мәктәп укучыларының «Фәнгә беренче адымнар»V фәнни-техник конференциясе узды. Быел әлеге чара һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 стандартлары буенча дөнья чемпионатына багышланган иде.

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында технологик эшкуарлык буенча белем бирү программасы финалы - «Digital Start» яшьләр цифрлы эшкуарлык форумы узды, ул бер мәйданчыкта актив яшьләрне, компания җитәкчеләрен, бизнес вәкилләрен һәм ИТ-бергәлек вәкилләрен берләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International