Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Бәйге авыл мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.
18нче май көнне 12.00 сәгатьтә 182 нче политехник лицейда (Казан шәһәре, Айрат Арсланов урамы, 10 нчы йорт) Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узачак. Олимпиаданың тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашачак.
Балалар иҗтимагый берләшмәләре көнен бәйрәм итү кысаларында (19 нчы май) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге 18 нче майдан 20 нче майга кадәр «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә тантаналы рәвештә керү үткәрә. 400дән артык мәктәптән укучылар керү планлаштырыла.
Казан милли тикшеренү технология университеты-КХТИ өзлексез белем бирүне үстерү институты факультетлары белән берлектә 14нче гыйнвардан алып 8нче майга кадәр студентлар һәм мәктәп укучылары арасында «Наука без границ - 2019» дип аталган традицион VI фәнне популярлаштыручыларның конкурсы үткәрде.
Бу атнада Яндексның Мәскәү офисында Яндекс укучылары өчен очрашу узды.Анда Татарстанның алты вәкиле катнашты. Очрашуда катнашучылар мастер-класска бардылар, анда интерактив график белән эшләргә һәм үзләренең арт-проектларын булдырырга өйрәнделәр.
17нче майда Татарстан башкаласында 16 нчы тапкыр традицион Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узачак.
"ВКонтакте” социаль челтәренең медиапроектларын үстерү буенча директоры Арсений Ашомко Digital Start конференциясендә мастер-класс бирәчәк. Бүген Казан ИТ-паркында Яшьләрнең цифрлы эшмәкәрлек форумы узачак.
Май уртасы. Булачак беренче сыйныф укучыларының әниләре һәм әтиләре мәктәпкә ныклап әзерләнә башлый. Беренче сыйныфта укуның үзенчәлекләре һәм баланың уңышка нинди йогынты ясавы турында психолог, Обрсоюз эксперты Елена Романова сөйли.
«Россия яшьләре» форумында физик затлар арасында яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. 14 яшьтән 30 яшькәчә булган яшьләр үзләренең уникаль проектын тормышка ашыруга 30000 000 сумга кадәр ярдәм ала алачак.
14нче майдан 19нчы майга кадәр «Тукта ВИЧ/СПИД» («Стоп ВИЧ/СПИД») алтынчы Бөтенроссия акциясе уза.