Федераль исемлеккә Татарстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек кертелгән.
Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы кысаларында профильле фәнни-мәгариф һәм инновацион мәйданчыкларга техник визитлар сериясе уздырыла. Визитлар лабораторияләр һәм үзәкләр буенча экскурсияләрне, цифрлы чишелешләрне демонстрацияләүне һәм тармак вәкилләре белән эшлекле очрашуларны үз эченә ала.
Россия Мәгариф министрлыгы төп гомуми белем алу өчен мәҗбүри мәктәп предметлары исемлеген раслады, дип хәбәр итә РИА Новости ведомство документына сылтама белән.
25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда яңа уку елы башлануга багышланган “Игътибар - балалар!” дигән профилактик чара уза.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мигрантларның балалары өчен рус телен өйрәнү курсларын оештырырга кушты.
Татарстанда узган уку елы башына укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә ихтыяҗ 3,5 мең кешедән артып китте.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү чараларын эшләргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының "Архитектура" кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Алексей Иванцов җитәкчелегендәге яшь архитекторлар һәм дизайнерлар "Центрио" паркы проектын эшләделәр, аның өчен команда конкурста беренче урынга лаек булды.
Татарстанда быел яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзиячәкләр. Ә укытучылар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен укытучыларга ярдәм чараларын арттырачаклар. МХО ветераннарын эшкә урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта бүген Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә сөйләделәр.
Донецк халык республикасының Донецк, Горловка, Дебальцево кебек шәһәрләрдән килгән балалар 10 көн Чаллыда булдылар. 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 94 укучы лагерь сменасын Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән бергә үткәрде.