ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Йомгаклау иншаларын язуда катнашу өчен гариза бирү 23нче ноябрьдә тәмамлана. Бу елны иншаларны язу көне итеп 2016нчы елның 7нче декабре билгеләнде. Йомгаклау иншаларын язу тәртибе буенча, катнашучылар гаризаларны язу көненә ике атна кала биреп бетерергә тиеш.

2016нчы елның 18нче ноябрендә  Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Классная работа!" - "Сыйныф эше!" Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре бәйгесен дәвам итә.  Бәйге ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 15нче ноябрьдә, "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Финалга чыккан 20 лауреат-мәктәп арасында Казанның 119нчы номерлы мәктәбе дә бар.

Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруының 18нче ноябрьдә ТНВ телеканалында чыгарга тиешле чираттагы чыгарылышы, бу вакытта  "Нефтехимик" - "Лада" хоккей матчы булу сәбәпле, киләсе атнага - 25нче ноябрьгә күчерелә. 

2016нче елның 17нче ноябрендә Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia Бөтенроссия сайлап алу чемпионатының ачылу тантанасы узачак.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) үзенең рәсми сайтында  (http://www.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory) 2017нче елда 14 фәннән бердәм дүләт имтиханының КҮМ төзелешен һәм эчтәлеген регламентлаучы документларны бастырды. Бу - күрсәтү вариантлары, кодификаторлар һәм спецификацияләр.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

11нче ноябрьдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов  бәйгедә 2нче урын яулады. Абсолют җиңүче итеп Краснодар шәһәренең 98нче номерлы мәктәбе директоры Андрей Шевченко танылды. Тантана Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә үткәрелде.

Түбән Кама педагогия көллиятендә “Татар кызы – 2016” республика бәйгесенең финалы үткәрелде. Бу елны мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште. Финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова танылды.

 Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел “Татар кызы” конкурсы үткәреп килә. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар.

2016 нчы елның октябрь-ноябрь айларында

Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге "Рухи-әхлаки тәрбиядә милли мәдәни компонент" II Халыкара фәнни-гамәли конференция кунакларын кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International