ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2016 ел
сишәмбе

 

 Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 2015 нче елның ноябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр “ Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең лидерлык сыйфатларын һәм идарә итү компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча укытылган В төркеменә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләренең йомгаклау аттестациясе үтте.

Идел буе федераль округында узган "Победа" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозиции) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды.  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста беренче урынны Кайбыч районы  А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды.


2
май, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда туган телләре рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада уздырылачак. Чара 3-7 июнь көннәрендә үтә.


29
апрель, 2016 ел
җомга

5 майда кичке 4тә “Сәләт “ йорты конференц-залында (Казан ш., Островский ур., 23нче йорт, 4нче кат) татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены була. Сезонны ябу чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” активистлары катнашуы көтелә.

«Алабуга» махсус икътисади зонасының корпоратив университеты –  уникаль тәҗрибә җыярга ярдәм итәрлек алдынгы проект ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узган студентлар белән очрашуда хәбәр итте. 

29 апрельдә Бөгелмә шәһәренең ата–аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә шәһәр  мәктәпләрендә, көллиятләрендә эшләүче  педагог-психологлар hәм социаль педагоглар өчен семинар узды.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында инженерлык белемен үстерү турында сөйләшәчәкләр.

Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында инженерлык белемен үстерү турында сөйләшәчәкләр.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

25 апрельдә Республика белем бирүнең сыйфаты мониторингы үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел тәрбиячесе" республика конкурсын ябу  һәм нәтиҗәләр чыгару тантанасы булды.

Кичә кич "УНИКС" мәдәни-спорт комплексының концертлар залында "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2016" фестиваленең гала-концерты булды. Бу кичтә залда республика студентлары арасындагы иң зур күләмле вакыйга җиңүчеләр җыелган иде. Май аенда алар "Россия студентлар язы"нда Татарстан данын яклаячак, ул бу юлы Казанда уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International