ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан көн саен карантинга ябылган мәктәпләр һәм сыйныфлар мониторингы уздырыла, аларда укытуның дистанцион формасы оештырыла яисә дежур сыйныфлар ачыла.

3 февральдән 11 мартка кадәр педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү максатларында Татарстан методистлары «Кадрлар кытлыгы шартларында педагогларга адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча республиканың муниципаль методик хезмәтләренең ун мәйданчыгында стажировка үтте.

2025 елның 11 мартыннан 13 мартына кадәр “Дуслык” “Республика олимпиада үзәге” базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының рус телендә белем алучы мәктәпләрдә 4-11 сыйныфлары өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Педагогик югары уку йортларына 2025 елдан башлап абитуриентлар белем турында докеуентларны "Дәүләт хезмәте" порталы аша бирә ала. 

"МБУ-3000/170" бораулау җайланмасының хәрәкәт итү системасы өчен өч модель һәм конструкторлык документациясен "Югары нефть мәктәбе" АГТУ галимнәре эшләде.

"Знание" Россия җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итүне дәвам итә.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда Туган тел көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар уздыру планы расланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсенә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Мәскәүдә ВДНХда «Россия - Минем тарих» тарих паркында «Профориентациянең бердәм моделе: 2025/26 уку елында профориентация эшенең актуаль мәсьәләләре һәм бурычлары» дигән түгәрәк өстәл узды.

12 мартта Пермьда мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International