ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгының «Россия 2050» Бөтенроссия фәнни фантастика конкурсы - ул фәнни фантастика жанрында эшләүче авторлар өчен ачык конкурс, бу аларга илебезнең киләчәген үз күзаллавы белән уртаклашырга, ә җиңгән очракта саллы гына акчалата приз алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Созвездие - Йолдызлык» театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы студентлар һәм яшьләр театрларының I Ачык телевизион фестиваленең «Премьера» икенче этабы уза.

Проектларны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР ИВФ директоры Дамир Гаиев, шулай ук конкурсның эксперт советы тыңлады.

20-23 ноябрьдә Свердловск өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгърифәте көннәре узды.

22 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсының финал туры узды.

23 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 кадет сыйныф укучылары арасында физика буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

20 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Студентлар отрядларының Бөтенроссия слеты узды, ул хәрәкәт барлыкка килгән вакыттан алып, студентлар отрядлары тарихына 20 ел тулуга багышланган иде.

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар эшен көчәйттеләр.

22 ноябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге белән берлектә, Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре буенча республика оештыру-методик семинар-киңәшмәсен уздырды.

Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсы 9 сентябрьдән 22 ноябрьгә кадәр барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International