Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Укуларда 3,5 меңгә якын мәгариф учреждениесе һәм 650 меңнән артык мәгариф оешмасы хезмәткәре, бөтен Россия буенча сак хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткәрләр балалары өчен "Батыр" махсус карта каралган. Ул тулысынча балалар бакчасы, барлык түгәрәкләр һәм туклану өчен түләүне каплый.
Татарстанның 4 югары уку йорты сигез проектны гамәлгә ашыру өчен 21,5 млн сум акча отты. Мәгариф оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләрен Росмолодежь үткәрде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Агымдагы уку елында Татарстанның 90 студенты, аспирантлары һәм курсантлары республиканың махсус стипендияләрен алачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов модератор булып чыгыш ясаячак.
Фестивальдә Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары гына түгел, Россия балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, институтлардан да кунаклар катнашты: Санкт-Петербург, Брянск, Түбән Новгород өлкәсе , Екатеринбург, Иркутск, Киров, Красноярск, Самара.
2024 елның 29 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында мәктәп укучыларының, шулай ук педагогларның һәм остазларның бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
2024 елның 15 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Олимпия командасы» Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы финалы булды.
2024 елның 20 маенда, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дагыстаннан килгән вәкилләргә “Татарский язык с нуля ” проекты буенча татар теле курслары узу турында сертификатлар тапшырды.