Чаллы дәүләт педагогика университетында 16 һәм 17 майда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» XII Халыкара ачык педагогика форумы узды.
Чарада барлыгы 200 педагогик хезмәткәр катнашты: милли белем буенча методистлар, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, туган (татар) тел укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары.
Kazan Digital Week халыкара форумына әзерлек кысаларында, 2024 елның 21 маенда, "Белем бирүдә цифрлы технологияләр" юнәлеше буенча вебинар узачак.
2024 елның 17 маенда славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXI Республика Кирилл-Мефодиев яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Татарстан, Марий Эль, Чувашия, Удмуртиядән, Калуга өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәү шәһәреннән килгән 144 укучы ун төрле спорт һәм иҗат категориясендә ярыштылар
2024 елның 16 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь урта мәктәбендә татар телендә патриотик җыр укучылар һәм башкаручыларның “Туган тел, матур тел”, “III төбәкара конкурсы узды. Конкурста Россиянең 12 субъектыннан этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
22 майда Сбердагы мәгълүматларны тикшерү буенча идарәче директор Денис Димитров һәм AIRI дагы FusionBrain лабораториясе директоры Андрей Кузнецов генератив ИИ эше: текст һәм мультимодаль архитектуралар буенча сурәтләр һәм видео генерациясенең диффузион методлары белән эшләү турында сөйләячәкләр.
17 майда Лаеш шәһәрендә “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО” Идел буе федераль округы фестиваленең сайлап алу этабы узды.
2024 елның 16 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь урта мәктәбендә татар телендә шигырь укучылар һәм патриотик җыр башкаручыларның “Туган тел, матур тел” III төбәкара конкурсы узды.
2024 елның 16 маенда Казанда, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында урта һөнәри белем бирү системасында эшләүче педагоглар арасында “Ел остасы” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.