Нурлат районының Андреев мәктәбендә технология укытучысы Юрий Будяшкин ярдәмендә махсус хәрби операция башланганнан бирле остаханә - волонтерлык штабы эшли, анда мәктәп укучылары окоп шәмнәре һәм дронга каршы пулялары ясыйлар.
Казан федераль университеты агымдагы елда 282,7 млн сумнан артык булган ике республика грантын алачак.
Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендә “Әкият” балалар бакчасына капиталь ремонт төгәлләнде.
Сөләй авылында яшәүче Дәминов-Вәлиәхмәтовлар династиясе сайлау участокларына милли костюмнар киеп килгәннәр.
Бүген, 14 сентябрьдә, иртә таңнан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзенең сайлау участогында булды һәм республикабыз һәм илебезнең киләчәге өчен үз тавышын бирде.
4 сентябрьдән башлап «Россия - минем офыклар» һөнәри юнәлеш буенча беренче Бөтенроссия форумы уза.
Бүген, 12 сентябрьдә, “ Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” дигән абруйлы конкурс тәмамланды. Безнең республиканы Казанның Савин районында урнашкан 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова тәкъдим итте.
Татарстанда беренче тапкыр педагогик хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга сертификатлар кертелә. Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән яшь укытучыларга айлык өстәмә акчаны дүрт мәртәбә - 10 мең сумга кадәр арттырдылар. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда беренче тапкыр көллият һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре ай саен 10 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта “Татар-информ”га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.