Бүген, 4 апрель көнне, имтиханнар уздыруның ике пунктында (Яр Чаллы шәһәренең 48 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәренең 8 нче гимназиясе) информатика һәм ИКТ (КЕГЭ) буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырылды.
27 марттан 2 апрельгә кадәр Мәскәү педагогика дәүләт университеты базасында әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
28 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Жюри табигатьне саклау һәм экологик проблемаларны хәл итү буенча инициативалы эшләрне караячак.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясады.
Россиядә 1 июньдә яшьләр һәм студентлар туризмы программасы старт ала, ул яшьләргә югары уку йортлары корпусларында һәм тулай торакларында арзан бәядән тукталып, ил буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы футбол лигасында Чаллыда 32 мәктәп вәкиле катнашачак, шул исәптән алты хатын-кыз командасы. Катнашучыларның гомуми саны - 384. Бүген районга килгән командаларның җирәбәсе уза, дип сөйләде матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының Яр Чаллыдагы филиалы башлыгы, шәһәр советы депутаты, Мәктәп футбол лигасы президенты Эдуард Фәттахов.
4-10 апрельдә Россиядә төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен «ФинЗОЖ Фест» онлайн-фестивале узачак. Чара Россия Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атнасы кысаларында оештырылды. Фестивальнең операторлары-Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты (НИФИ) һәм РФ Финанслар министрлыгы порталы.
Быелдан беренче сыйныфка керү өчен гаризаны онлайн рәвештә РТ дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин.
31 мартта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм урынбасарлары белән эшлекле киңәшмә үткәрде.