ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Балаларны Питрәч районында Куюки авылында төзелеп бетә торган «Әкият» балалар бакчасына кабул итү тәмамланды. Объект «Демография» милли проекты буенча төзелә. Бу хакта Instagram дагы туры эфирда район башлыгы Илһам Кашапов сөйләде. 

Татарстанда 2022 елның 1 апреленнән дәүләт хезмәтләренең яңа төре - мәктәпкә 1 һәм 10 сыйныфлар язылу өчен электрон чират җибәрелә. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Татарстанда «Финанс белеме буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Быел укытучылардан 200 гә якын гариза кергән.

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы тарафыннан оештырылган "Мәгариф флаглары. Мәктәп" яңа бөтенроссия проектында катнашу өчен заявкалар кабул итү 10 декабрьгә кадәр озынайтылды. Проект сайтында инде 30 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 541е Татарстан Республикасыннан. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Йомгаклау иншасы (изложение) - дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе, шулай ук аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алына.

24-29 ноябрь көннәрендә онлайн-форматта Болгария Республикасының Шумен шәһәрендә информатика буенча XIII халыкара көзге турнир узды. 

Казан радиомеханика көллиятендә 1 декабрьдә WorldSkills Russia һөнәри осталык төбәк чемпионаты старт ала. Ярышлар 2 компетенция буенча узачак: «Электроника» һәм «Сервис роботларын эксплуатацияләү».

Россия ИТ-югары уку йортында бакалавриат, магистратура һәм аспирантурага керү өчен 2022 елда грантлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Киләсе уку елыннан университетта «Технологик эшкуарлык» яңа магистрлык программасы һәм «Мәгълүматлар анализы һәм ясалма интеллект» бакалавриат программасы буенча укулар башлана.

Россия Мәгариф министрлыгының «Белем бирү хәбәрләре» электрон журналының ноябрь чыгарылышы темасы - «Балаларга өстәмә белем бирү: үсеш векторлары» дип атала. Үзенең чыгышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, өстәмә белем җәмгыятьнең һәр әгъзасының уңышлы үз-үзен тормышка ашыруда аерым роль уйный, яңа белемнәр алуга, иҗатка, һөнәри һәм шәхси билгеләнешкә омтылыш уята.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Вероника Салатова WorldSkills хәрәкәтенә очраклы рәвештә эләккән, кызның тренеры аның өчен кумир булган. Вероника үз карарында үкенми, «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясен сайлаган, чөнки ул берьюлы берничә һөнәрне үз эченә ала. Южно-Сахалинскидагы милли финалда җиңгәннән соң, җыелма командага чакыру ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International