Мәскәүдә Борис Щукин исемендәге Театраль институты мәйданчыгында Россиядә мәктәп театрларын үстерү турында киңәйтелгән киңәшмә узды. Экспертлар шәхес формалашуда театр педагогикасының әһәмияте һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Мәктәп классикасы" Бөтенроссия проектын үстерү планнары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.
24-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре укучылары өчен “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” математика буенча олимпиадасы булып узды.
22 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр “Импульс” республика профильле сменасы кысаларында республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында татар телендә белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар өчен туган (татар) теле, рус телендә белем бирүче татар мәктәпләрендә укучы-укытучылар өчен туган (татар) теле буенча укыту-тренировка җыеннары узды.
Халыкара Әниләр көне алдыннан Минзәлә интернат-мәктәбендә "Без мәңге Әни булган хатын-кызны данлыйчакбыз!" дигән бәйрәм чарасы узды.
2021 елның 12 һәм 13 декабрендә «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте онлайн һәм көндезге форматларда «РФ Конституциясен белүгә бөтенроссия тесты» үткәрә. Чара ел саен эре иҗтимагый оешмалар, федераль закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, бизнесның якты вәкилләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар ярдәмендә уза. Акция кысаларында РФ Конституциясен белү өчен Бөтенроссия ачык дәресләре сериясенә старт бирү планлаштырыла.
Ата-аналарның күпсанлы балалар бакчаларында бәйрәм кичәләренә йөрү тәртибе турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына мөрәҗәгать итүләре сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартын сынап карау Татарстанның 50 мәктәбендә уздырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 27 нче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
ТР Дәүләт Советы депутатлары мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим иткән мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәгълүматны тыңладылар.
2021 елда "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты ярдәмендә Алабуга районының дүрт мәктәбендә "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге белем бирү үзәкләре булдырылды.
Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлар Digital Start түләүсез белем бирү бизнес-курсында катнаша ала, ул ИТ-парк оештыра. Укулар онлайн үткәреләчәк.