ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле ата-аналар! Департамент сезгә мәктәптә контроль һәм тикшерү эшләре саны турында сораштыруда катнашырга тәкъдим итә.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

15 ноябрьдә Казанда «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия конкурсының финалы старт алды. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары «Өстәмә белем бирү оешмаларының идарә командалары компетенцияләре» түгәрәк өстәлендә «Өстәмә белем бирү флагманнары» конкурсына әзерлек кысаларында очраштылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время-Безнең заман» мIX эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала - концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Бүген Казанның Зур концерт залында Ел саен үткәрелә торган «ТР балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Призерларга, җиңүчеләргә һәм гади катнашучыларга аларның тырыш һәм кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «ПРО Образование 2021» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсы башлану турында игълан итә. Чара ун елдан артык уздырыла һәм шул вакыт эчендә мәгариф өлкәсендә Россия журналистикасының төп вакыйгасы булды. Конкурс классик мәгълүмат чаралары, интернет-порталлар һәм блогларның меңләгән авторларына үз казанышлары турында белдерү мөмкинлеге бирә.

Казан һәм чит ил белгечләренең лекцияләре 18 ноябрьдә «Унбер» лицеенда узачак.

Антонның компьютер технологияләре белән кызыксынуы балачактан ук башлана, бу һөнәр сайлауга да йогынты ясый.

«Аҗаган» Бөтенроссия студентлар хәрби-патриотик уены Россия яшьләр берлеге тарафыннан 2014 елдан башлап яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм, Ватанга хезмәт итүгә әзерлек тәрбияләү максатыннан оештырыла. Ел саен проектның төбәк этапларында 4000гә якын кеше катнаша.

13-14 ноябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 10-11 сыйныф укучылары өчен сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының IV республика олимпиадасы (тарих һәм сайлау хокукы нигезләре буенча IV республика олимпиадасы) узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International