ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Быел Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа катнашучылары-Арча һәм Саба районнары. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Казанга Кырымда финал тәмамланганнан соң Татарстаннан «Зур тәнәфес» конкурсында җиңгән 10 кеше кайтты. Гомумән алганда, егетләр 6 млн. сум оттылар.

15-19 ноябрьдә Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль (турыдан-туры) этабы финалы узачак.

Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чарада «Без бердәм!» проекты белән 500 мең сумлык грант отты.

«Минем илем-минем Россия» II бөтенроссия агарту онлайн-экспедициясенә йомгак ясалды. Экспедицияне «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе – «Минем илем – минем Россия» конкурсын тәмамлаучылар ассоциациясе башлап җибәрде. Проект милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылды. Проектта җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы вәкиле Надежда Шандренкова да бар иде.

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

25 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбиятын укытуда санлы белем бирү технологияләре» семинарларын ZOOM платформасында конференция форматында туган (татар) тел һәм әдәбияте укытучылары өчен үткәрә.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

«Балачак навигаторлары» проекты барлык төбәкләрдә дә уңышлы тормышка ашырыла, һәм аның тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк. Бу хакта «Артек» Халыкара балалар үзәгендә эш сәфәре барышында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Халыкара су көненә багышлап, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсе «Су – яшәү чыганагы» дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте.

Интерактив белем бирү платформалары укучыны уку белән генә мавыктырып калмыйча, укытучыга аның укучыларының прогрессы һәм проблемалары турында хисап җыярга, аңа класс өчен уку планына төзәтмәләр кертергә һәм һәр укучының белемендәге кимчелекләрен тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Яндекс.Учебник» продуктларының менеджеры Анна Харламова сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International