Юдино бистәсендә балалар өчен «Пространство» исеме астында өстәмә белем бирү үзәге төзелә. Ул төзелә торган торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашачак. Анда спорт, иҗат һәм техник фәннәр белән шөгыльләнергә мөмкин булачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да өйрәнә алачак – алар өчен учреждениедә барлык кирәкле шартлар да тудырылачак.
Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң «Раушан» дип аталган катнаш төрдәге 417-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ул 90 нчы елларга кадәр комсомол райкомы булган ике катлы бинада урнашкан.
9-10 октябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә Бөтенроссия эксперт педагогик советының чираттагы утырышы узачак.
28 октябрьдә Татарстан мәктәпләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылыкны формалаштыру» республика семинары узачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен ТР Дәүләт Советына юлламасында вузларның һәм мәктәпләрнең террорчылыкка каршы якланышы стандартларын эшләргә, шулай ук аларны саклауны көчәйтергә кушты.
Автозавод районында «Укытучылар көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.
Бүген Мәскәү өлкәсендә «Россия Ел директоры – 2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Ябылу тантанасында җиңүче исемен Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев игълан итте. Мәскәү өлкәсеннән Е.М. Примакова исемендәге Өлкә гимназиясе директоры Майя Майсурадзе мәктәпнең иң яхшы директоры дип табылды.
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча Мәскәүдә Россия ФИХ академиясенә һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе институтларына укырга керергә теләүчеләрне сайлап ала.
"Россия Ел директоры-2021" Бөтенроссия һөнәри конкурсының биш призеры билгеләнде.
Иннополис Университетында «Мәгълүматларга нигезләнгән идарә» (CDO) өстәмә һөнәри белем бирү программасы старт алды, аның буенча 5 мең дәүләт хезмәткәре һәм Россия компанияләре хезмәткәрләре белем алачак.