ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2020 ел
шимбә

31 октябрьдә Казан радиомеханика көллиятендә өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча биш яңа остаханә ачылачак: универсаль станокларда эшләү; ЧПУ белән станокларда токарь эшләре; КИП метрологиясе; CAD инженер дизайны; электроника.

Татар китабы йортында җиденче тапкыр узган «Авыл укытучысы — 2020» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Тантанада җиңүчеләргә акчалата премия, диплом һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.


30
октябрь, 2020 ел
җомга

28 октябрьдә Әлмәт политехника техникумында мехатроника, реверсив инжиниринг, сәнәгать механикасы һәм монтажы, нефть һәм газ чыгару, сәнәгать автоматикасы компетенцияләр буенча биш остаханә ачылды. Лабораторияләр «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде.

Әлки районы Хузангай урта мәктәбенең география укытучысы Виталий Скоков “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Балалар мәхәббәте призы” номинациясе җиңүчесе булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетында булды. Бүген югары уку йортының бер бүлекчәсе - Механикалаштыру һәм техник сервис институты - 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.

26 октябрьдә «Кара, бу Россия» видеооткрыткалар конкурсына заявкалар кабул ителә башлады.

Казан федераль университеты 2020 елгы THE World University Rankings by subject халыкара предмет рейтингының "Мәгариф" юнәлешендә 90 нчы урын алды. Анда Россиянең 48 югары уку йорты кергән. Бу хакта Times Higher Education (THE) басмасына сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Россия китап берлеге Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәмендә 2020 елда Россия Федерациясе субъектлары арасында «Россиянең әдәби флагманы» исеменә үткәргән «Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе лауреаты булды. Бу хакта конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә.

28 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында "Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре" өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча 5 остаханә ачылды.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Көзге каникуллар вакытында республиканың барлык муниципаль районнарда 743 мәктәп яны лагере эшләве планлаштырыла, аларда 46 229 бала катнашачак. Күпчелек лагерьлар 2 ноябрьдә эшли башлый һәм 8 ноябрьдә тәмамланачак, кайбер лагерьлар 29 октябрьдән ачылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International