Ел да уздырыла торган бөтенроссия икътисади диктанты быел дистанцион режимда узачак. Акциягә кушылырга теләүче һәр кеше онлайн режимда үз икътисади грамоталыгын тикшерә алачак.
Татарстанда 2 октябрьдә һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара Казан педагогика көллиятендә, республиканың барлык һөнәри белем бирү оешмаларының хезмәт коллективларын видеорежимда тоташтырып, махсус дистанцион форматта узды.
Ярышларның финалы 6-21 сентябрьдә узган. Татарстанның 206 конкурсанты финалда 158 компетенция буенча көч сынашкан. Татарстан 131 медаль яулаган. Абсолют чемпион — Мәскәү, Татарстан — беренче урында.
Россиядә урта һөнәри белем дәрәҗәле генә түгел, ә ил икътисады үсеше локомотивы булырга тиеш, чөнки ул хезмәт җитештерүчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясый, дип белдерде Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин.
2020 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы һәм коррекцион һәм инклюзив белем бирү лабораториясе белән берлектә «Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы» III республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды. Проблемалар турында фикер алышу пленар һәм секция утырышында узды.
Бүген, 2 октябрьдә, Казан педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында һөнәри техник белем бирү системасының 80 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән 2020 елның сентябрь ахырында старт алган «Мәгариф турында 2020» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итү 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
2 октябрьдә РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллык юбилеена багышланган онлайн-марафон оештыра.
Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды.
Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла.