ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

15 сентябрьдән башлап Казан укучыларының туклану карталарында узган уку елыннан калган акчаларны кайтарырга мөмкин булачак. Акчаны мәктәп картасыннан кире кайтару мөмкинлеге бар. Үзең белән паспорт, бала туу турында таныклык, банк картасы реквизитлары булырга, шулай ук гариза язарга кирәк.

Түбән Камада «Калейдоскоп» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Күптелле белем бирү комплексларын булдыру өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсе турында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова илнең башка омбудсманнарына сөйләячәк. Бу хакта ул бүген Казанда «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексына сәфәре нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

Татарстан укучылары ясалма интеллект һәм машина белән уку буенча «Саннар дәресе»нә кушыла алачак. Дәресләр бөтен ил буйлап бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында 14-нче сентябрьдән 27-нче сентябрьгә кадәр узачак.

РФ Мәгариф министрлыгы федераль педагогик югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь балларын билгели торган боерык проектын бастырды. Биредә 33 уку йорты турында сүз бара.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән, диде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

8-30 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Перемена с книгой» акциясе узачак. Акция матур әдәбият уку белән кызыксыну формалаштыруга, мәктәп укучылары тормышында китапның ролен арттыруга, әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм китапханәләргә йөрүгә юнәлтелгән.

7 сентябрьдә “Вконтакте” социаль челтәрендә “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә “Смена” Бөтенроссия балалар үзәге үсешенең традицияләренә һәм заманча юнәлешләренә багышланган тематик атна старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Август ахырында Мамадышта ачылган "Квантум" инновацион үзәгендә Ачык ишекләр көне узды.

Казанның "Салават күпере" микрорайонында Россия өчен уникаль булган «Тиктормас» балалар бакчасы барлыкка киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International