ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алабугада тантаналы рәвештә Татарстанда беренче «Фәнни коллаборация йорты» өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Үзәк КФУның Алабуга филиалында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча ачылды. 

Федераль куркынычсызлык хезмәте татарстанлыларны Мәскәү, Калининград, Курган һәм Анападагы ведомство вузларына чакыра.

Белем көнендә Казан мәктәпләрендә фандоматлар - пластик һәм алюминий тары кабул итү аппаратлары эшли башлады. Гомумән алганда, Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 20 фандомат барлыкка килде.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзер ел саен бөтен Татарстаннан 1000нән артык сәләтле укучы белем бирү программаларында катнаша, тренинглар һәм мастер-класслар уза алачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында уку елын башлау, кайнар туклану һәм класс җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Лаеш техник - икътисад техникумында булды. Министр уку процессы, матди-техник җиһазланыш белән танышты, уку корпусын һәм тулай торакны карады.

Мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында гражданнар тарафыннан мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

1 сентябрьдә Әлмәт политехника техникумы базасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында булдырылган «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге эшли башлады.

1 сентябрьдән Мамадыш районы мәктәпләренә 19 яшь белгеч эшкә килгән. Муниципалитет бинасында район башлыгы Анатолий Иванов яшь укытучылар белән очрашты һәм яшь белгечләргә районга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде, ә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә балалар өчен остаз булу үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Белем көнендә Казанда 187нче «Ритм» күп профильле лицеен ачу тантанасында катнашты. Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан белем бирү учреждениесе 1224 укучыга исәпләнгән. Анда астропланетарий һәм IТ-полигон да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International