Быел КДЭУ беренче тапкыр торак-коммуналь өлкәсенең энергетика секторы өчен идарәчеләр - бакалаврларны чыгарды. Дүрт ел элек КДЭУда «Теплоэнергетика һәм җылылык техникасы» бакалаврларын әзерләү юнәлеше кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалыгы Энергетикасы» төп һөнәри белем бирү программасы буенча укыта башладылар.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә «КСО: китап сөючеләр отряды» дигән җәйге иҗади смена эшли башлады.
Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Замелекесьеның 25нче микрорайонында «Шаян» 128нче яңа балалар бакчасы ачылачак.
Татарстанда яшь педагогларны мәктәпләргә беркетү буенча юл картасын кабул иттеләр. Аны үтәү укытучыларның мәктәп коллективларында адаптация срокларын киметүгә китерәчәк дип саный партиянең «Яңа мәктәп» проекты координаторы Асия Тимирясова.
БДИның тикшерелгән дүрт фәннән өчесенең нәтиҗәләре уртача баллы 2019 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Фән һәм югары белем министрлыгы диссертация советлары эшенең яңа тәртибен билгеләде. Интернет челтәрендә дистанцион яклауны ничек уздыру (катнашучылар, шартлар, техник таләпләр) турында боерык басылып чыкты.
20 июльдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелүче “Зур тәнәфес” Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы кысаларында яңа тематик атна башлана. Игътибар үзәгендә интеллектуаль һәм спорт уеннары булачак.
Югары Ослан районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды. Аның кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары алачак.
Бүген Татарстан укучылары биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлешен тапшыра.
Июльнең кояшлы көннәрендә Казаннан Түбән Новгородка кадәр теплоходта сәяхәт итү барысына да бик ошаган. Педагогларга мондый мавыктыргыч ялны мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты оештырган.