ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстанда "Татарстан табигатен саклыйк" республика конкурсына йомгак ясалды. Ул Казанның балалар экология-биология үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге ярдәмендә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы тарафыннан оештырылды.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә капиталь төзекләндерү узган балалар бакчалары, мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр махсус укыту-тәрбия учреждениеләре өчен бөтенроссия онлайн-олимпиада призерлары булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында «Татарстан Республикасы электрон белем бирү» дәүләт мәгълүмати системасы ярдәмендә 2019-2020нче уку елына нәтиҗәләр ясаганнар.

Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 55 илдән, шул исәптән Австрия, Австралия, АКШ, Израиль, Нидерланд, Бөекбритания, Испания, Германиядән 23 меңнән артык кеше "Юбилеең белән, Артек!" онлайн-проектында катнаша.

2020 елның 5 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф идарәсе теориясе һәм практикасы кафедрасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында семинар үткәрә.

2020 елның 2-4 июнендә белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары» темасына вебинар узды.

2020 елның 4 июнендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысасында «Һәр укучыга карата белем бирү нәтиҗәләрен педагогик фаразлау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру» проблемасы буенча вебинар үткәрде.

2020 елның 2-3 июнендә «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Мәгариф сыйфаты белән идарә итү кораллары буларак хәзерге заман технологияләре» темасына онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге лагерьлар июньдә ачылырга мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International