Мамадыш Политехник колледжында WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар башланды. 18 студент пешекче эшен белүен раслаячак. Аттестация нәтиҗәләре буенча алар Skills-паспорт алачак. Әлеге документ студентның белем дәрәҗәсе дөнья стандартларына җавап бирүен күрсәтә.
"Әдәбият һәм рус теле укытучылары ассоциациясе" (АССУЛ) гомумроссия иҗтимагый оешмасы "Пушкин диктанты-2020" халыкара белем бирү акциясендә катнашырга чакыра.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге күп балалы һәм аз керемле гаиләләрнең мәктәп укучылары өчен барлыгы 495 мең сумга планшетлар сатып алачак. Бу карар партиянең төбәк бүлеге президиумы утырышында кабул ителде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы ярдәмендә оештырылган "Игътибар - юлга" Бөтенроссия социаль акциясе игътибарны читкә юнәлтү аркасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелүче "Зур тәнәфес" Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы кысаларында "ПостЭпидемия" дип аталган яңа тематик атна дәвам итә. Ул 1 июньдә старт алды һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" берләшмәсендә уза. Атналык әдәбиятка багышланачак.
Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча булдырылган Балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә ресурс үзәге 22 майдан эшли башлады. 2 июньгә кадәр үзәк белгечләре 57 төбәктән 982 мөрәҗәгать эшкәртте. Әлеге вакыт эчендә 835 телефон мөрәҗәгате, электрон почтага 143 мөрәҗәгать теркәлгән.
Россия Мәгариф министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты ЮНЕСКО Халыкара премияләрен алуга заявкалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә демонстрацион имтиханнар тапшыру башланды.
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары белән берлектә, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьгә тулай торакларга яңа таләпләр әзерләячәк, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Валерий Фальков.
2020 елның 29-30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Лаеш шәһәре 1 нче гимназиясе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Гомуми белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшчәнлеген тәэмин итү» темасы буенча онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.