Быел көллияткә һәм техникумнарга документлар кабул итү ничек узачак? Мәгариф министрлыгының бу хактагы боерыгы Юстиция министрлыгында имзаланган һәм теркәлгән инде.
Лаеш районының Усады авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.
Цифрлы Трансформация үзәге белгечләре "Мин - укучы" яңа суперсервисы булдыру өстендә актив эшләвен дәвам итә. Цифрлы продукт әзерләү процессында җитештерүчеләр укучылар белән элемтәдә тора, аларны прототипларны тестлаштыруга җәлеп итә.
Уку елы тәмамланды, әмма унберенче сыйныф укучылары БДИга әзерләнүен дәвам итә. Укучыларга ярдәм итү максатыннан Триколор һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе "Минем online мәктәбем" теледәресләрен күрсәтә.
Халыкара балаларны яклау көнендә һәм Балачак унъеллыгы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы экологик чаралар үткәрә, аларның максаты - балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналарның игътибарын экологик проблемаларга һәм аларны хәл итүдә актив катнашуга җәлеп итү.
Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны оештыру сәбәпле онлайн-дәресләргә күчү өчен гаджетлар сатып алу мөмкинлеге булмаган балаларны һәм педагогларны кирәкле техника белән тәэмин итү буенча киң күләмле эш башлап җибәрде. Министрлык регионнарга дистанцион дәресләрне уку һәм уздыру өчен техник чараларга мохтаҗлар турында оператив белешмәләр бирүне сорап мөрәҗәгать итте һәм бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җәлеп итеп, кирәкле эш алып барды.
Казан энергоуниверситетының кабул итү комиссиясе абитуриентлардан документларны 20 июньнән кабул итә башлый. Югары уку йортының кабул итү комиссиясе call-үзәгенең күп каналлы телефоны инде эшли башлады: 8 800 600 22 03. Линия бушлай һәм иртәнге 9 дан кичке 5кә кадәр эшли.
2020 елның 2-3 июнендә “Мәгарифне үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү буенча “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларга белем бирүнең психологик-педагогик аспектлары» темасына вебинар узды.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек биргән төбәкләрдә чыгарылыш кичәләре гадәти форматта узарга мөмкин, дип белдерде.