Татарстанда быел мобиль технопарк эшли башлаячак. Мобиль "Кванториум" - "тәгәрмәчле технопарк", аның эчендә тәҗрибәләр үткәрү, модельләштерү һәм конструкцияләү өчен күпфункцияле комплекс төзелгән. Биредә өстәмә һәм виртуаль чынбарлыкта эшләү өчен җайланмалар, 3D-принтерлар, лазер граверы, җыю һәм эретеп ябыштыру зонасы бар.
Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте.
Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы балалар республиканың IT-мәктәпләрендә программалауның төп күнекмәләренә өйрәнә ала. 2019/2020 уку елында әлеге мәктәпләрдә республиканың 4 516 мәктәп укучысы белем алган.
Татарстан Республикасында Яндекс.Лицейда уку елы төгәлләнде. 270 укучы беренче курсны тәмамлаган, ике еллык уку программасын 160 кеше узган. Проект республикада инде 3 ел эшли (2017 елдан башлап).
Массакүләм мәгълүмат чараларында югары уку йортына керү өчен махсус аккредитацияләнгән үзәктә алынган электрон имза сертификаты кирәк дигән яңалыклар барлыкка килде.
2020 елның 1 июнендә дәүләт биреме кысаларында Россия Федерациясе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белгечләре тарафыннан оештырылган "Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысының белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак инновацион эшчәнлеге" темасына вебинар узды.
Кадерле дуслар! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Көтеп алынган җәй айлары әлеге матур бәйрәмнән башлана. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын, укытучыларын бәйрәм белән котлыйм!
2020 елның 20 июненнән "Ак канат" Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Фестивальдә катнашуга 3 яшьтән 19 яшькә кадәрге ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла.
“Мәктәп — сәламәтлек территориясе" IV Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге конкурсның онлайн-форматта беренче тапкыр узган финалында илнең 46 төбәгеннән 660тан артык кеше катнашты. Финал Мәскәү Халыкара белем бирү салоны кысаларында трансляцияләнде.
Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Югары уку йортында ачык ишекләр көне онлайн-форматта узачак. 4 июньдә 16.00 сәгатьтә Instagram https://instagram.com/universitytisbi туры эфирында теләге булган һәркем 2020-2021 уку елында укырга керү турында иң актуаль мәгълүмат белән таныша алачак.