Студентлар өчен РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алу өчен бәйге башланды. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2020/21 уку елында РФ Президенты һәм Хөкүмәте стипендияләрен алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу башлануы турында игълан итте.
Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы чара виртуаль киңлектә, Microsoft Teams мәйданчыгында узды.
Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды.
Шәһәр һәм район мәктәпләрендә май ае өчен азык-төлек җыелмалары бирә башладылар. Аларны 9659 укучы алачак. Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмасының бәясе уку көннәрендә бер укучыга көнгә 7,70 сум күләмендә түләү күләменнән чыгып билгеләнә. Майда уку көннәре аз булганлыктан, бу айда паек азрак.
Чирмешән районында урта мәктәпне тәмамлаучы 124 егет һәм кызга, шулай ук 9 сыйныфта белем алган 236 укучыга «соңгы кыңгырау» чыңлады. Бәйрәм гадәти булмаган режимда — социаль челтәрләр аша, онлайн-форматта узды.
Мәгариф министрлыгы һәм мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) "Һәр уку предметы буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрүнең бердәм расписаниесен һәм дәвамлылыгын раслау, 2020 елда аны үткәргәндә укыту һәм тәрбия чараларын куллануга таләпләр турында" уртак боерык проектын бастырды.
30-нчы майда Казанның 162 мәктәбен тәмамлаучылар өчен онлайн-форматта соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көнне шәһәрнең 6148 чыгарылыш сыйныф укучысы 11-нче сыйныфны тәмамлый.
Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Май ахырында мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме - дистәләрчә еллар дәвам итеп килүче мөһим традиция. Быел без әлеге тантананы гадәти булмаган форматта - онлайн режимда билгеләп үтәбез.
Ел саен җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә һәм Татарстанда коронавирус пандемиясе шартларында күпчелек мөһим һәм кызыклы чаралар форматын үзгәртә - алар онлайн режимга күчте.