Россия Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң Россия Мәгариф министрлыгының 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар бирү һәм быел дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турындагы боерыклары үз көченә керәчәк. Быел ГИА-9 арадаш аттестация рәвешендә үткәрелә, аның нәтиҗәләре төп гомуми белем турында аттестатлар бирү өчен нигез булып тора.
2020 елның 1 июнендә кабул итү комиссиясе эшли башлау сәбәпле, Казан радиомеханика көллияте YouTube каналында онлайн режимында "Ачык ишекләр көне" уздыра.
Татарстанда WorldSkills һөнәри компетенцияләрен үстерү үзәгенең Telegram да үз каналы барлыкка килде. Каналда WorldSkills хәрәкәте белән бәйле төп яңалыклар чыгарыла. Хәрәкәт эшче һөнәрләренең статусын һәм стандартларын күтәрүгә юнәлдерелгән. Узган ел Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды, бу республикада хәрәкәтнең актив үсешенә ярдәм итте.
2020 елның 12 маеннан 21 маена кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы нигезендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының (директорларның, директор урынбасарларының) 972 идарәче хезмәткәре «ФГОС нигезендә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның заманча технологияләре һәм уку предметларын (предметлы өлкәләрне) укыту концепцияләре» квалификация күтәрү буенча читтән торып өстәмә һөнәри программа укулары узды.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганчы ук, ягъни 20 июньнән югары уку йортына керү турында гариза бирә ала. Бу хакта «Беренче канал» эфирында Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сөйләде.
1 июньдә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» бәйгесе берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак.
Мәгариф министрлыгы 2020 елда мәктәп аттестатларын һәм алтын медальләр бирүнең яңа тәртип проектларын бастырды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ТДИсыз аттестат алырга мөмкин.
Бу җәйдә балалар үз төбәкләрендәге сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алачак, ә Мәскәү, Петербург һәм Севастополь балалары - Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә һәм Кырымда. Мондый тәртипне Роспотребнадзор киңәшләре билгели, аларны ведомство башлыгы Анна Попова имзалаган.
Бөекбритания, АКШ, Германия, Ирландия, Италия, Испания, Франция, Австралиядән – 30дан артык илдән килгән педагоглар читтән торып педагогик белем буенча vIFTE-2020 VI Халыкара форумында катнашачак, ул COVID-19 пандемиясе нәтиҗәсендә виртуаль форматта уза.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында хөкүмәт кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен дистанцион режимда яклауга рөхсәт бирде. Министрлар кабинетында әлеге формат дәүләт фәнни аттестация системасы эшен туктатмаска һәм диссертация советы составына керүче өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга ярдәм итәчәк дип ышаналар.