19 майда педагогларны дистанцион белем бирү технологияләренә өйрәтү мәсьәләләре буенча (тәҗрибә уртаклашу) республикакүләм киңәшмә узды. Ул Zoom сервисы аша видеоконференция режимында үтте. Киңәшмә эшендә өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының мәгариф эшчәнлеге буенча җитәкче урынбасарлары катнашты.
25, 26 һәм 27-нче майда мәктәп психологлары һәм педагоглар йомгаклау имтиханнарын уздыру чорында чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү күнекмәләренә өйрәтүче вебинарлар трансляциясенә кушыла алачак. Онлайн-дәресләрдә яшүсмерләрне психологик консультацияләүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышачаклар.
Быел Казанда 11 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Шуларның берсендә - шәһәрнең Совет районында 8 Март урамы, 7а адресы буенча урнашкан 104-нче номерлы балалар бакчасы.
Инновацияләргә ярдәм фондының «УМНИК» программасы кысаларында уздырыла торган «Технократ» бизнесны инновацион үстерү буенча яшьләр проектларының V Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты аспиранты, КФУ ИФМиБ прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең «Ген һәм күзәнәк технологияләре» OpenLab кече фәнни хезмәткәре Иван Яковлев бар.
2020/21 уку елына кабул итү кампаниясе барлык вузларда да диярлек дистанцион рәвештә узачак. Шул ук вакытта өстәмә сынаулар үткәрү хокукы булган университетлар абитуриент шәхесен идентификацияләү процедурасын һәм тәртибен мөстәкыйль билгели ала, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы РФ Фән һәм югары белем министрлыгына сылтама белән.
Бүген, инде барлык югары уку йортлары да диярлек укытуның дистанцион режимын үзләштергәч, укытучыларга дистантның гадәти көнкүрешкә кайтканда иң уңышлы алымнарын ничек саклап калу турында уйларга вакыт. Интеллектуаль системалар һәм структур анализ халыкара фәнни-укыту лабораториясенең фәнни хезмәткәре, НИУ ВШЭ компьютер фәннәре факультеты укытучысы, техник фәннәр кандидаты Ольга Максименкова шул турыда сөйләде.
19 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Дәресне проектлауга заманча алымнар» дигән вебинар үткәрделәр.
Бүгенге көннән балалар товарларының һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларның һәм хезмәтләрнең әлеге категориясенә карата норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады.
Гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында уздырылучы XII Республика фәнни-методик конференциясен үткәрү сроклары озынайтылды.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларын, шулай ук белем бирү процессы белән кызыксынучыларны 2020 елның 2 июнендә 13:00 сәгатьтә «Җәмәгать белеме һәм тарих укытуда белем алучылар өчен уку пособиесе форматында уку фильмнарының нәтиҗәлелеге һәм актуальлеге. дистанцион белем бирүдә электрон уку пособиесен куллану» вебинарда катнашырга чакырабыз. Вебинарны «Обучающие фильмы» АНО директоры Байдорова Елена Владимировна уздыра. Әлеге чарада теркәлгәннәрнең барысына да катнашучы сертификаты бирелә.