ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

18 ноябрьгә кадәр Казанда югары уку йортлары арасында «Беренче курс бәйрәме - 2019» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә. 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. 1-7 нче ноябрьдә  Татарстан мәктәп укучылары өчен "Яшь турист" республика профильле сменасы оештырыла.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9,11 нче сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек максатыннан Мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә  31 нче октябрьдә Дәүләт йомгаклау аттестациясенең муниципаль координаторлары, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тәэмин итүче региональ мәгълүмат системасының Муниципаль операторлары өчен республика семинары уздырыла.

Казанда 1-3 ноябрьдә "Яшүсмер психологиясе. Аның социаль идентификациясенең заманча шартлары" дигән темага семинар-киңәшмә узачак.

Татарстанда грантлар һәм конкурслар онлайн-агрегаторы эшли башлый: https://cptgrants.org.​

Түбән Каманың иң дәрәҗәле белем бирү учреждениеләренең берсе – 34нче гимназия үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең күпчелек мәктәпләре һәм лицейларыннан аерылып тора ул.  Нигездә биредә Чуаш гаиләләреннән туган телне өйрәнүче балалар укый.

29-31 октябрь көннәрендә “Костёр” республика балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә "Республика мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының көзге мәктәбе” республика сменасы узды.

92,7-2019 елда Иннополис Университеты бакалавриатының 1 курсына укырга кергән абитуриентларның БДИ баллы Россиядәге дәүләтнеке булмаган барлык югары уку йортлары арасында иң югарысы булды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

31 октябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее базасында «Татарстан педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» темасына грант алучы укытучылар һәм региональ инновацион мәйданчыклар Форумы узачак.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кечкенә баланы су объектлары, автотрасса яки урманда өлкәннәр күзәтчелегеннән башка калдырып, ата-аналар аның тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International