Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабында җиңүче булган “Парковка” спектакленең язмасын карады.
Ел саен үткәрелә торган «Тере тел – тере милләт» республика конкурсы ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә.
2 ноябрьдә Казанда "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие җитәкчелегендә киң масштаблы "Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт-Синең Сайлау!" дип аталган мәгълүмати – агитация акциясе узды.
Информатика буенча компьютер формасында узган Бердәм дәүләт имтиханында 19 меңгә якын укучы катнашты.
Казанда мәгариф оешмаларында «Мехатроник» белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы башланды*. Ул төбәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ford Fund хәйрия җәмгыяте ярдәме белән "Форд Соллерс" компаниясе тарафыннан инде өченче ел гамәлгә ашырыла.
28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына әзерлек кысаларында республикабызда Физик культура буенча уку-тренировка җыеннары башланды.
Казанда 5-12 ноябрьдә 54нче тапкыр яшь математиклар турниры узачак.
30 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Әлифба» музееның 20 еллыгына һәм «Әлифба» дәреслеге авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышланган «Музей педагогикасы һәм букваристикасы: тарихка экскурсия һәм заманча үсеш тенденцияләре» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
«Татарстан педагоглары: белем бирүдә инновацияләр» темасы астында узган грант алучы укытучылар форумы һәм төбәк инновацион мәйданчыклары эшен төгәлләде.
Киләсе елдан Россия Хезмәт министрлыгы югары уку йортларын, көллиятләрне һәм техникумнарны тәмамлаучыларның язмышын күзәтеп тора башлаячак - икътисадның кайсы өлкәләренә эшкә киткәннәр, күпме акча эшлиләр.