ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан "Тоталь диктант-2020башкаласы булырга мөмкин. Акциянең рәсми сайтында тавыш бирү башланды, аның нәтиҗәсендә җиңүче шәһәр сайлап алыначак. Текст авторы бөтендөнья акциясенең төп мәйданчыгында диктант уку өчен җиңүче шәһәргә киләчәк.

21-27 октябрьдә «Ноосфера» профиль сменасы старт алды. Анда Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 сыйныфларында белем алучы 32 укучы катнаша. «Ноосфера» профильле сменасы программасында химия, рус теле, физика, математика, Дөнья сәнгать мәдәнияте, җәмгыять белеме (икътисадый һәм юридик аспектлар) кебек төрле фән өлкәләрендә укучыларны теоретик яктан әзерләү планлаштырыла.

Идел буе федераль округында яшәүчеләр (ИФО) «Театраль Идел буе» фестиваленең иң яхшы куелышлары өчен тавыш бирә алачак. Конкурста төрле шәһәрләрдән килгән 14 студент һәм 14 мәктәп эше тәкъдим ителде.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә педагог-психологлар арасында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы узды. Региональ этапны уңышлы узган 66 педагог-психолог финалга чыкты.

Казанның 146 нчы «Ресурс» лицее базасында «Дөрес туклану турында сөйләшү» укыту методикасын камилләштерү узды. 

Казан һәм Түбән Кама лицейларын тәмамлаучылар 2018 елда Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр буларак Россия Президенты премиясен алачак.

2019 елның 21-24 октябрендә узачак "Труд крут!" бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында  500 студент катнашачак. Алар төрле тармакларда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәкләр. Катнашучылар РФнең 46 субъектыннан булачак. Финалистлар барысы да региональ турда сайлап алу узды. Ярышлар биш юнәлеш буенча уза: төзелеш, педагогика, медицина, сервис һәм пассажир вагоны проводниклары арасында беренчелек.

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 19 - 20 октябрьдә Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының IХ төбәк этабы узды. Анда Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Лениногорск, Мамадыш районнарыннан 20 команда составында 88 укучы катнашты.

21 октябрьдә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында мәгариф оешмаларын планлы тикшерү башланды. Районга Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән 16 эксперт килде.

22 октябрьдә 19нчы  гимназиядә SWIFT Roundtable 2019 халыкара түгәрәк өстәл утырышларының тантаналы ачылышы узачак. Бу көнне шулай ук Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре җитәкчеләренең Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре буенча комиссиясе секретаре Александр Соломатин белән очрашуы планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International