ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Масштаблы агарту акциясе Казан университетының 215 еллыгына багышланган.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында очрашуның нәтиҗәсе булып академик институтларны да, университетларны да берләштергән структураны булдыру кирәклеген аңлау тора.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте  Бердәм дәүләт имтиханнары турында яңа анимацион видеороликлар һәм плакатлар әзерләде. Алар ярдәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм чит телләрдән БДИ үзенчәлекләре, 9нчы сыйныфта рус теле буенча әңгәмә, БДИда ничек теркәлергә, имтиханнарны яңадан тапшырырга, БДИ кагыйдәләре һәм процедурасы, бланклар тутыру турында белә алачак.

Менделеевск районының Ижевка мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Хәзер биредә  «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә заманча технологияләр буенча укытачаклар.

Зур тәнәфес. Без 146 нчы Казан лицееның мәктәп ресторанында. Укучыларның бер өлеше төшке аш ашаган вакытта, беренче сыйныф укучылары озын өстәл артында үзләре әзерләргә җыена. Пешекче аларга бу эштә ярдәм итә.

Зәй шәһәрендә “Ел тәрбиячесе-2020” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ике өлештән торган әлеге бәйгедә тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәсен һәм балалар белән дәрес фрагментларын тәкъдим иттеләр. Дәрес  фрагментларында нәниләр генә түгел, өлкәннәр дә – жюри вәкилләре һәм залдагы тамашачылар да катнашты. 

Казан дәүләт аграр университетында уку процессын цифрлаштыру буенча яңа класс ачылды. Университетта билгеләп үтелгәнчә, IT-аудитория ачылу вузның агрономия факультетының быел билгеләп үтелә торган 100 еллык юбилеена багышланган. Яңа сыйныфта заманча техника белән җиһазландырылган 11 уку урыны бар. Ул компьютерлар, интерактив такталар һәм проектор, уку материаллары белән җиһазландырылган.

Казан ратушасында КФУың Н.И.Лобачевский исемендәге лицее ел саен уздыра торган традицион бал бәйрәме узды. Быелгы бал А.С.Пушкин тууына 220 ел һәм Казан университеты ачылуга 215 ел тулуга багышланган. Биеклеккә күтәрелергә, вальс биергә, шигырьләр укырга бүген барлык лицей укучылары килде.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет утырышында фикер алыштылар. Аны председатель Асия Тимирясова алып барды.

Казан шәһәренең 146нчы лицее  регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International