"Үз өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була. Гаиләнең буш вакыты. Гаиләдә уртак эшчәнлек һәм уеннар аша баланың үсешен булдыру. Бала мәнфәгатьләрен ничек якларга» дигән темага дәресне психолог, гештальт-терапевт, психик травма белән эшләү белгече, КФУ укытучысы Миләүшә Хәйретдинова үткәрде.
Имтиханнар нибары ике фән буенча узачак. 3 сентябрьдә 2,2 меңгә якын укучы рус теле буенча БДИ язачак, 6 сентябрьдә - 9,3 мең укучы математикадан имтихан бирәчәк. 20 сентябрь - резерв срогы: рус теле һәм база математика бер көнне тапшырыла.
Яңа форматта «Белем дөньясы» программасы чыга башлады. Бу тапшыру Татарстанда гамәлгә ашырыла торган мәгариф, фән һәм милли сәясәт өлкәсендә иң кызыклы тәҗрибәләр, һөнәри осталык серләре, мәктәп укучыларының һәм укытучыларның гадәти булмаган мавыгулары, мәгърифәтчелек проектлары, танып-белү тарихлары турында сөйли.
Түбән Камада 11 беренче сыйныф укучылары белән яңа «Тема 37» мәктәбен ачтылар. Аның төзелешенә 626 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, белем бирү учреждениесенә меңгә якын укучы йөриячәк.
Иннополиста яңа мәктәп бинасы ачылды. 260 укучы әти-әниләре белән бергә килгән тантаналы линейкадан соң, катнашучылар яңа белем бирү объектының сыйфатын бәяли алдылар.
Татарстанда Яндекс мәгариф проектына программалаштыру буенча түләүсез курсларга 8 һәм 9 нчы сыйныф укучыларын җыю башланды. Яндекс.Лицей проектының яңа мәйданчыкларының берсе Менделеевск шәһәрендә эшли башлады.
Лаеш шәһәрендә капиталь ремонттан соң Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2-нче номерлы мәктәп ачылды. Аерым алганда, биредә 49 беренче сыйныф укучысы белем алачак, барлыгы 422 укучы парта артына утырачак.
Беренче тапкыр парта артына Түбән Камада һәм районда 3950 бала утырды. Барлыгы 30 меңнән артык укучы мәктәпләргә китте.
Бала укыган мәктәпне бәяләгәндә, әти-әниләрнең күбесе укытучылар турында уңай фикерләрен әйттеләр. 85 процент мәктәптә балаларга карата булган мөнәсәбәт дустанә һәм игътибарлы, дип саный әти-әниләр. 78 процент педагогларның квалификация дәрәҗәсен уңай бәяләделәр, - дип хәбәр итә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге.
Н.И.Лобачевский исемендәге медаль һәм 75000 АКШ доллары күләмендәге премия Казан федераль университетына фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен ике елга бер тапкыр бирелә.