ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казанның Идел буе районында, Рауис Гәрәев урамы буенча «Соловьиная роща» торак комплексы янында, бүген 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп – 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицее ачылды.

Казанның 93-нче номерлы гимназиясенә «Лукоморье» дигән яңа янкорма корпус төзелде, анда рус телен өйрәнүгә һәм рус мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәчәк иҗади остаханәләр, музей һәм башка мәйданчыклар урнашкан. Мәгариф учреждениесенең мәйданын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән киңәйттеләр, дип сөйләде ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Чаллының 65нче микрорайонында бүген яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. 42 нче мәктәпнең тантаналы ачылышы Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның «Весна» торак комплексында һәм «Соловьиная роща» торак комплексында ике яңа мәктәпкә 2 меңнән артык бала китте. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Алар арасында Хабаровск крае, Волгоград һәм Смоленск өлкәләре, Коми Республикасы, Ставрополь крае, Ямал-Ненец автоном округы, Мордовия Республикасы һәм Севастополь шәһәре бар иде. Сораулар шулай ук Петербургның 56 нчы гимназиясендәге һәм социаль челтәрләрдән килгән ата-аналардан алынды.

Бәйге 5 - 10 сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Әлмәткә Казан, Волгоград, Кемерово, Новосибирск һәм Саратовтан мәктәп укучылары килде. Конкурсның төп максаты - белем бирү оешмаларында укучыларны авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән таныштыру аша  милли технологик инициативаның технологик өстенлекләрен эшкә җәлеп итү.


1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан мәгариф өлкәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. РФ мәгариф  министры фикеренчә, Татарстанның төрле өлкәләрдә, шул исәптән кадрлар әзерләү системасында тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә тиражларга мөмкин. «Бу система бик яхшы традицияләргә һәм тарихка ия, барлык яңа өлкәләрне дә колачлый. Әмма республикада бөтен нәрсәгә системалы якын килү бар. Урта һөнәри белем бирү студентларын әзерләүдә - бу, һичшиксез. Чөнки мәгариф өлкәсендә Татарстан бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, бу дөрес тә», – диде Ольга Васильева.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелеге белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International