ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Яңа уку елыннан Татарстанда урнашкан 89 дәүләт югары уку йорты студенты республика Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендияләрен алачак. Тиешле указ 27 августта чыкты.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа уку елында Алабуга мәктәпләрендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында куелган бурычларны тормышка ашыруга басым ясалачак. Сыйныф җитәкчеләре эшенә төп урын биреләчәк.

Буа районында капиталь ремонттан соң Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбе ачылды.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Биектау районы балаларына махсус букчалар тапшырдылар.

АгроНТИ-2019 конкурсының финалы Россиянең ике шәһәрендә узачак. Казаннан, Волгоградтан, Вологдадан, Кемероводан, Новосибирсктан, Саратовтан катнашучыларны кабул итүче беренче шәһәр Әлмәт булды. Биредә чаралар 29-31 август көннәрендә планлаштырылган.

Казан дәүләт энергетика университетының җылылык энергетикасы институтының теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева Россия фәнни фондының «Яшь галимнәр тарафыннан инициативалы тикшеренүләр уздыру» Грантын отты.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Россия мәгариф министры Ольга Васильева Татарстанның һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләде.

Россия Федерациясе нәтиҗәсенә Татарстан Республикасы конкурсантлары төрле дәрәҗәдәге 11 медаль яулап, зур өлеш кертте.

Казан лицеисты Булат Харисов информатика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады.

Словениядә информатика буенча Европа олимпиадасында катнашкан 23 ил арасында, Румыния программистларыннан аз гына калышып, Россия гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады.

World Adolescent Robot Contest 2019 Бөтендөнья робот техникасы буенча ярыш Кытайда WRO (Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасы) форматында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Project Alpha командасы составында Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның 7 сыйныф укучысы Никита Быльнов мактаулы өченче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International