ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Өченче июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИда иң массакүләм фәнне - рус телен тапшырачак. Бу имтиханда иң катлаулысы инша язу санала (27 нче бирем). Ничек язарга, аңа ничә максималь балл бирелә? Бу хакта Обрсоюз эксперты, Халыкара квалификациянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Дощинский сөйләде: Павел Лин/ РИА Новости


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр конкурсы башланды.

2019 елның март аеннан октябрь аена кадәр «Актион-МЦФЭР» медиагруппасы һәм «Мәктәп директоры урынбасары белешмәсе» журналы «Мәктәп директоры урынбасары - 2019» беренче Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Конкурс җиңүчесе  300 мең сум һәм “Россиянең иң яхшы 100 уку йорты" дигән дәрәҗәле исемлекне җитәкләү хокукына ия булачак.

Конкурста катнашу бушлай, иң мөһиме - сайтта теркәлергә zavuchgoda.menobr.ru акрынлап ачылачак конкурс биремнәрен вакытында да үтәргә кирәк.

Республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында хәбәр итү акциясендә катнаша ала. 31нче майга кадәр чүплекләр турында иң күп хәбәрләр җибәргән катнашучылар призлар белән бүләкләнәчәк. Хәбәрләр ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «ТР Халык контроле» мобиль кушымтасы аша кабул ителә.

Тиздән дәреслекләрнең федераль исемлеге нык үзгәрәчәк. РФ Мәгариф министрлыгы яңа кагыйдәләр проектын әзерләде, алар буенча дәреслекләр исемлеге төзеләчәк, алар экспертиза узачак.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанга станоклар янында басып тору һәм инженерлар идеяләрен тормышка ашыру өчен әзерлекле эшче кадрлар кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ресурс үзәге буенча экскурсия вакытында белдерде.

Казан энергетика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелегендә Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2019 VII Милли чемпионаты финалының конкурс мәйданчыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Татарстанның тагын 11 укучысы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын алып кайтты. Лаеклы бүләкләрне балаларга Нальчиктагы ябылу тантанасында тапшырдылар, анда 21 – 27нче апрель көннәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда 62 төбәктән 191 катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 12 катнашучы катнашты. Биш укучы җиңү яулады.

Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы «Яшь фермер» VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып, «Инновацион проектлар» номинациясендә җиңү яулады.

Астрономия һәм астрофизика буенча (IOAA) Халыкара олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясе командасына кандидатларның җәйге укыту-тренировка җыеннары үткәрү турында мәгълүмати хәбәр басылып чыкты.

Җыенга  Россиянең 32 укучысы чакырылган, аларның икесе - Казан лицееның унынчы сыйныф укучылары: Кирилл Богомолов (2нче лицей-интернат) һәм Адилә Яфарова (КФУның Н. Лобачевский исемендәге лицее).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International