17 – 24нче декабрьдә “Дуслык " белем бирү комплексы базасында Республика олимпиада үзәге экология, астрономия, француз һәм немец телләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы алдыннан укыту-әзерләнү җыеннары үткәрде.
19нчы декабрьдә РФ Мәгариф министрлыгының Махсус советы илдә кадет белеме бирү концепциясе проекты турында фикер алышты.
Укытучылар үсешенең милли системасы нигезендә педагог карьерасы горизонталь буенча гына түгел, вертикаль буенча да хәрәкәт итәргә тиеш. Яңа вазыйфалар категория яки исемнәр буенча элеккеге классификацияне бетермиләр. Әмма һөнәри мохиттә остазлык системасын торгызырга ярдәм итәчәкләр.
14 яшьтән алып 19 яшькә кадәр булган 70 меңгә якын яшь кеше Казанга ташламалы шартларда WorldSkills – 2019 дөнья чемпионатына киләчәк.
Бүген Дәүләт Советында “Парламент дәресе – 2018 " кысаларында узган республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2018 елның 21нче декабрендә "ТИСБИ” Идарә университетында мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында “Цифрлы белем бирү технологияләре” модулен гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче номерлы мәктәп укытучылары Таллинда стажировка вакытында Эстониянең мәгариф системасы белән таныштылар.
18нче декабрьдә Казанда «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә ятим балаларны иҗади үстерү һәм тернәкләндерү өчен уникаль киңлек ачылды.
2018 елның 17нче ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "СВЕГА-Компьютер" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте -милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге базасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим " дигән рус телле тәрбиячеләр арасында V республика һөнәри осталык бәйгесе узды.